Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тальян

Сыздыр әле, Сатый, «Сакмар»ны бер, – Шулай юанганнар элгәре.

Сыздыр әле, Сатый,
«Сакмар»ны бер, –
Шулай юанганнар элгәре.
Татар йөрәгенең ни уйлавын
Әйтеп биргән тальян телләре.


Сыздыр әле...
Безнең йөрәкне дә
Нинди генә уйлар телмәде?!
Телдән калган халыкның да хәлен
Әйтеп бирер тальян телләре.

 

"КУ" 05, 2023

Фото: pexels

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев