Таяк
Озак ятты чүплекләрдә ул таяк, Типте аны уңга-сулга күп аяк. Инде черим, инде бетәм шунда дип, Хафаланды, хәсрәтләнде ул таяк.
Озак ятты чүплекләрдә ул таяк,
Типте аны уңга-сулга күп аяк.
Инде черим, инде бетәм шунда дип,
Хафаланды, хәсрәтләнде ул таяк.
Ә бит бер-бер эшкә ярар идем дип,
Хет берәрсе казык кагар иде бит,
Ахыр чиктә, аптыраса, йөдәсә!..
Бар дөньясын сүкте шулай бу таяк.
Көнең уйлап, төнең уйлап тилмерсәң,
Һәр типкәннең колак итен кимерсәң.
Чыдый алмас берәр хуҗа эндәшер:
«Чурту, – дияр, – әйт теләгең, әй таяк!»
Әйтмичә ни! Әйтте таяк. Ахырда
Күзе төште бер карчыкка-бахырга,
Алып кайтып, себеркесен саплады.
Әй куанды, әй сөенде соң таяк!
Шатлыгыннан шартлар чиккә җитте ул –
Соң бит, шактый биек үсеп китте ул!
Яңа гына таяк иде, чүп иде,
Инде менә сап та булып җитте ул!
Уңга-сулга пыр тузадыр чүп-тузан...
Себеркене бу өлкәдә кем узган?
Ә кем йөртә себеркене селтәләп?
Безнең таяк, уңган таяк, төз таяк!
Сездә генә дисез мәллә борыннар?
Ялгышмагыз, таякта да борын бар.
Күтәрелде китте әнә биеккә –
Себеркегә муен булды бит таяк!
Алдын-артын абайламый, себерке
Чүбен-чарын уңга-сулга себерде,
Өермәләр булып купты тузаннар,
Кыямәткә охшап калды тирә-як.
Чүплекләрдә, ахры, озак йөргәндер,
Йөри торгач, таягыбыз чер(е)гәндер,
Ах, мескенкәй, нәкъ биленнән сынды шул,
Чүп базына борыны белән чумды шул...
Бетте шунда безнең «Таяк» әкияте,
Сабак булсын шушы таяк хасияте.
«КУ» 12, 2025
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия мәсәл
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев