Шигърият
Тагарак
Бүген генә ярылмады ла ул! Күптән инде, күптән чатнады...
Бүген генә ярылмады ла ул!
Күптән инде, күптән чатнады...
Ул үзе дә оныткандыр кебек
Яраларсыз, гамьсез чакларын.
Ыңгырашты юкса – кем ишетсен?!
Колакка бит монда катылар.
Дала рәшәсендә юл бутаган
Бүгенгене иңләр атлылар.
Яргаланды... тузды... чәрдәкләнде...
Черек агач төсе йөгерде...
Дәшәм, диеп, кыюлыгын җыйды –
Әрсез әпипәләр бүлдерде...
Ә беркөнне! Күздән шуып төшеп,
Чәлпәрәмә килде күзлекләр.
Тагаракта – ярык. Ә кесәдә...
Ә кесәдә – иске берлекләр...
Ахырзаман! – диеп шаулаштылар,
Бүген – матәм, бүген ят та үл!
Ә тагарак? Ә тагарак күптән...
Күптән инде ярык иде ул...
"КУ" 3, 2018
Фото: vk.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
1
0
Тагарак бит бүген генә ярылмаган! .....Сарык халкы күптән аңа кагылмаган... ..... ...Юкка түгел баш тартуы тагарактан,- ......Тукланырга бүтән табак, димәк, тапкан... ...... ...“Ачка үләм... Тагарагым ярык!” дими. ......Хуҗасы да : “Бу сарыгым арык!- дими. ..... ...Алда- табак , баш өстендә- тукмагы да... ........Җырлый, бии,.... димәк ки, тук тамагы да ! ....... ...Тик сарыклар тормышының ах(ы)ры яман- .......Аларга бит алдан җитә Ахырзаман... ....... ... Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)
0
0