Шигърият
Таҗ-тәхетләрсез кем кала бу җирдә?
Кол да, патша да сөюдә мин – Гаташ, Буйсынам тик Хискә – ихлас әмергә!
Коллары шул без Тормышның, коллары, –
Җыр-шигырьдә генә патшалар бары.
Синең сүзләр.
Таҗ-тәхетләрсез кем кала бу җирдә?
Патшалар бит! Шулай булган гомергә.
Ваз кичкәннәр, йә куылган тәхтеннән,
Бу язмышка кызыкмый бер шагыйрь дә.
Үзен мәңге биектә дип саный ул:
(«Бөкре» уен төзәтмәс бер кабер дә!)
Чыннан, зур бәхете – мәхәббәт тәхете,
Бу бәхеттән көчсез канун, җәбер дә.
Кол да, патша да сөюдә мин – Гаташ,
Буйсынам тик Хискә – ихлас әмергә!
«КУ» 11, 2024
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
........“Сөю илендә кем патша?”- дисәләр, бар да әйтер: “Тәхеттә Гаташ тора! Ә ул һаман : “Мин мәхәббәт колы!”-дип, кешеләр башын бутап маташтыра.........Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)
0
0
0
0
Дәвамы.....Патша патша булган чакта, кол булмас, кол да патша була алмас, кол килеш... Аягында- богау, ә башында- таҗ?! Гаташ кына патша килеш, кол, имеш........Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)
0
0