Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сүз дәшмәгән акыллылар тыйнак була...

Сүз белән дә кылыч болгап уйнап була...

***

Сүз белән дә кылыч болгап уйнап була,

Дошманыңны мәсхәрәләп, кыйнап була.

И юләрем, кем соң сине тыймак була?!

Сүз дәшмәгән акыллылар тыйнак була.

 

***

Син мактанма йодрык төйнәп – көчем бар, дип.

Син горурлан җанга якын эшем бар, дип.

Шатлан, дустым, бар дөньясын матурларлык

Күңелемдә сүнмәс сөю хисем бар, дип.

 

***

Тормышы да чоңгыл кебек аска тарта,

Күрче, әнә, яшәвебез бата-калка.

Күпме генә тырышсак та җитми нидер,

Юк тынгылык, мәшәкатьләр генә арта.

 

***

Бар да әле минем якка, уңай гына,

Канәгатьмен тормыш барса шулай гына.

Яшәткәнгә, бәлаләрдән саклаганга,

Мең рәхмәтле мин һәрвакыт Ходаема!

"Ку" 9, 2019

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев