Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сырлы-сырлы дөнья

Могҗизалар тудыр җиреңдә. Түгәрәклә кырлы дөньяларны – Урының булыр сыйлы түреңдә.

Сырлы-сырлы дөнья,

Кырлы-кырлы,

Шома түгел, түгел түгәрәк.

Ырлы-мырлы йөреп упкыннарга

Төшеп бара кеше, тәгәрәп.

Тотынып кал, Кешем,

Тотынып кал,

Бөркет булып омтыл тауларга.

Хәрәкәттә булып һәлакәттән

Бәхетеңне кирәк дауларга.

Нурлый-нурлый илне,

Җырлый-җырлый

Могҗизалар тудыр җиреңдә.

Түгәрәклә кырлы дөньяларны –

Урының булыр сыйлы түреңдә.

 

"КУ" 05, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев