Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сөйдем-сөелдем, шашып сөендем...

Сөйдем-сөелдем, шашып сөендем. Киттең – көендем.

Сөйдем-сөелдем, шашып сөендем.

Киттең – көендем.

Аннан киендем,чыктым урамга.

Төнге буранга серем сөйләдем

(сине сөйгәнем).

Буран улады, күңел елады...

Таңда арыдым.

Синнән арындым. 

 

"КУ" 10, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев