Сүзсез
Мин вакытка сыймыйм бүтән. Кирәк түгел! Сүзләр безне коткаралмый. Үзебездән.
Сүзләр безне сыйдыралмый бер шигырьгә.
Бер шигарьгә. Бер мәйданга. Бер бәйрәмгә.
Бер дәүләткә. Бер ләгънәткә. Бер өметкә.
Бер ышаныч. Бер юаныч. Бер хәйләгә.
Алар учтан комнар булып төшә коелып.
Һәм көл булып ята сулап, җанын биреп.
Бу вакыттан мин нибары чыга алам
Үз-үземә, тынлыкка, ул – соңгы ирек.
Яшәр өчен шәфәкъләрнең нурын үбеп,
Үләннәргә әкәм-төкәмнәрне төреп,
Чәчләремә тәңкәләр һәм җилне үреп,
Афәт түгел, Мәңгелекнең үзен күреп.
Дөнья бугаз ярган чакта: «Иман! Күңел!»
Канлы эзләр калмасынга – сеңер-сеңер.
Данлы эзләр калмасынга... кыйган гомер...
Мин вакытка сыймыйм бүтән. Кирәк түгел!
Сүзләр безне коткаралмый. Үзебездән.
«КУ» 08, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев