Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сурәт

Вакыт-вакыт үткәннәргә кайтам. Ни эзлимме? Син бит беләсең: Хәтер диварыннан әйдәп тора Илаһият язган бер рәсем...

Вакыт-вакыт үткәннәргә кайтам.
Ни эзлимме? Син бит беләсең:
Хәтер диварыннан әйдәп тора
Илаһият язган бер рәсем...
Синең белән тәүге очрашу бу.
Кем нияте? Белмим... Уяндым...
Хисләр өермәсе эчләрендә
Йотылды да бетте уйларым.
Мин кузыдан чыктым. Иңнәремдә
Очышларга әзер канатым.
Мин бит шулчак фани дөньябызның
Канатланган чагын яраттым.
Ул канатлы вакыт, күр, бүген дә
Хәтер күген иңләп очына!..
...Киләчәккә юллар юллыйм дисәм –
Ак каурыйлар коела учыма.

 

«КУ» 06, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев