Шигърият
Советчыл бум юшкыны
Мактаныштык әллә ниләр майтаргандай, яшәешкә берәр төрле бум килсә...
Мактаныштык әллә ниләр
майтаргандай,
яшәешкә берәр төрле бум килсә:
«Совет иле, – дидек дәррәү, –
алга чыкты
даим төстә китап уку буенча!»
...Чордашларым асыл сүзнең
эчендәге
энҗеләрне көтелгәннән ким тапты.
Шулай була, кариэләр3,
шулай була –
читкә каккач дәүләт Изге Китапны.
3 Кариэ – китап укучы.
«КУ» 07, 2025
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев