Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сораулар

Бер теләктәме без барыбыз да? Ник тынычлык иңми җаныбызга?

Тели белсәң – теләк,
Тели белмәсәң – имгәк.
Мәкаль

Бер теләктәме без барыбыз да?
Ник тынычлык иңми җаныбызга?
Әллә шулкадәрле гамьсезме без –
Бозлы җаннармы без, җанлы бозлар?
Ник җылылык җитми дөньябызга?
Ник яшибез көйсез кунак сыман?
Әйләндекме туймас ялмавызга?
Шуңа мәллә ямьнәр коргаксыган?
Җир бүлешкән аты коргырларның
Теләкләре генә теләкме соң?
Җир-Анакай җавап тапты микән:
Без имгәкме, алар имгәкме соң?

 

«КУ» 06, 2025

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев