Логотип Казан Утлары
Шигърият

Соңлаган хат

Сугыш тынып, хат язганда, дошман Баш өстемдә бомба шартлатты.

«Бу хатымны туп, снаряд тавышлары астында
окопта яздым.
Снаряд ярылудан, язган кәгазем өстенә туфрак
төшеп, кәгаземне каралтты.
Энгельдән, Бористан сәлам язмагансыз, әллә
алар исән түгелме?..»
Әтинең фронттан язган хатыннан.
25.VI.1944.


I
«Сугыш тынып, хат язганда, дошман
Баш өстемдә бомба шартлатты.
Дымлы балчык окобыма төшеп
Язган кәгаземне каралтты.
Хатыгызда сәлам язмагансыз
Энгель улым белән Бористан.
Әллә алар исән түгелләрме?
Яшердегез мәллә дөрестән?»
Дип хат юллагансың, әткәй, җаным,
Нәкъ сиксән ел элек сугыштан.
Инде үзебез сиксәнне дә уздык,
Үҗәтләнә торгач тумыштан.
Урам корбан санап бәйрәм итә.
Мин күз яшем аша күрәмен:
Һәлак киткән туган-тумачамның
Рухларына хисап бирәмен.
Әткәй! Өч ел окоп ташы кимереп,
Исән чыгып җитмеш һөҗүмнән,
Җиңүгә дүрт кенә ай дигәндә
Татра-Тауда гомерең өзелгән...
II
Синнән дүртәү калдык. Ризык сорап
Шүрлектәге коры кашыктан,
Улың Нияз кырык алтынчы ел
Шеш(е)неп дөнья куйды ачлыктан.
Өлкән улың Гали бәхет эзләп,
Урта Азиягә юлланып,
Үзбәк туфрагында ятып калды,
Уран атомыннан нурланып.
Әткәй, синең үлем хәбәреңне
Әнкәй ифрат авыр кичерде.
Аның аяз чыраена гүя
Тәкъдир кара шәүлә төшерде.
Безне изгән кара кайгыларның
Һәркайсыннан өстәп мул өлеш,
Сыер җигеп, сабан тарткан чакта
Әнкәй өзелеп куйды яшь килеш!..
Әнкәй, әнкәй! Соңгы кабымыңны
Үзең капмый безне үстердең.
Хаккый мәгънә салып калебемә,
Киләчәккә барыр көч бирдең!..
III
Әткәм телгә алган Энгель абзам,
Җир йөзендә яшьнәп яшендәй,
Бер ел элек безне ташлап китте,
Җитеп сиксән җиде яшенә...
Дүртебездән тик мин генә калдым.
Насыйп итеп, илдә күмелсәм?
Сиксән ике яшьтә аваз салам:
– Әти, мин үлмәдем! Мин исән!..
Төпчекләрнең, ахры, гом(е)ре озын.
Насыйп булса, яшәргә исәп!
Шуңа дөньякүләм аваз салам:
– Әти, мин үлмәдем! Мин исән!..
IV
Синнән өч көнлектә ятим калып,
Сиксән ике яшемә җитеп,
«Мендәрле-Кул»ларда көтү көтеп,
Алтын эзләп, кара җир тишеп,
Сиксән ике тапкыр бата-чума,
Язмыш юлларымда изелсәм,
Әйтү ләззәт икән – сиксән ике,
Сиксән ике яшьтә мин исән!
V
...«Сугыш тынып, хат язганда, дошман
Баш өстемдә бомба шартлатты.
Дымлы балчык окобыма төшеп,
Язган кәгаземне каралтты...»
Дип хат юллагансың, әткәй, җаным,
Каралтса да бомба кәгазьне,
Ул тормышны юкка чыгармады,
Язам менә шушы вәгазьне...
Кәгазеңне пычратса да бомба,
Керләмәде ихлас сөюне.
Төп бурычым итеп саныйм шуңа
Тормыш өчен янып-көюне...
Хатыңа тиз җавап бирәлмәдем,
Укый белмәгәнмен бишектән...
Еллар аша бер юаныч табып,
Синең сәламеңне ишетәм.

«КУ» 05, 2025

Фото: pexels.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев