Логотип Казан Утлары
Шигърият

Солдат хатыны җыры

Кайт кына! Үтенәм кайт кына!

Төшләрем өн белән укмашып,

Көннәргә төн йоккан мәлемдә

Мин сине көтәрмен өзелеп

Ни тере, ни үле хәлемдә.

Кайт кына! Исән-сау кайт кына –

Тормышның ертыгын ямарбыз.

Коелса күкләрдән бар йолдыз,

Без яңа галәмне табарбыз.

Михнәтнең иң каты ипиен

Без манып ак өмет сөтенә

Яшәрбез! Син янда чагымда

Язмышның корымы сөртелә.

Кайт кына! Син бары кайт кына!

Һәм кысып иң кайнар кочакка
Эш аты шикелле хатынны

Әйләндер иң гүзәл курчакка.

Сулышың шулкадәр кирәкле! –

Ул икән яшәүнең учагы!

Синле төш өнемнән кадерле,

Синле уй – яшәвем почмагы.

Кайт кына! Үтенәм кайт кына!

Аякта торырлык терәк бир.

Син йөрәк парәмә – балама

Яратып, кайгыртып баккан ир.

Төшләрем өн белән укмашып,

Көннәргә төн йоккан мәлемдә

Пышылдыйм һәрдаим догамны

Җан меңгә теленгән хәлемдә...
 

 

"КУ" 07, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев