Сөйлә, болыт, сөйлә туган якка...
Сөйлә, болыт, сөйлә туган якка! Бушлатымда номер калтырый. Планетаның иң түрендә бүген Туфан дигән йолдыз ялтырый!
Сөйлә, болыт, сөйлә туган якка!
Аю әфәндене кочаклап,
Көн итәм мин тайгаларда ничек,
Себер җиле кисә дүрт яклап.
Сөйлә, болыт, сөйлә туган якка!
Чабатаны ничек үрәм мин.
Йөрәгемне учка кысып тотып,
Әкрен генә ничек үләм мин.
Сөйлә, болыт, сөйлә туган якка!
Туглап ашка черки малаен,
Һәр иртәдә ачлыкны сәламлим –
Күрсәң иде аның чыраен!
Сөйлә, болыт, сөйлә туган якка!
Дөнья ничек бирде кирәкне?
Яраларны ямаштырып булмый,
Ямау гына тотмый йөрәкне!
Сөйлә, болыт, сөйлә туган якка!
Мич чыгардым ярты тайгага.
«Фәхри малаеның соңгы таңы!» –
Димәсеннәр! Менәм айга да!
Сөйлә, болыт, сөйлә туган якка!
Коткарганын кучер бишмәте.
Сөйлә, ничек көн арты көн дөнья
Еламаска мине өйрәтте.
Сөйлә, болыт, сөйлә туган якка!
Шөкер иттем тәмуг утына.
Кармәтемнең тәрәзәсенә бак –
Пар итегем көтеп утыра.
Сөйлә, болыт, сөйлә туган якка!
Ромашкалар качыш уйныймы?
Гайникамал, туйдым инде диеп,
Алкаларын салып куймыймы?
Сөйлә, болыт, сөйлә туган якка!
Ап-ак миләүшәләр күрәмен.
Хыялымда сөю такыясын
Гайникамалыма үрәмен.
Сөйлә, болыт, сөйлә туган якка!
Кул изәми монда каеннар.
Сандугач юк, мине санамасаң,
Шыксыз карга агач саен бар!
Сөйлә, болыт, сөйлә туган якка!
Төтен исе нинди Кармәттә?
Хуш иследер, монда төтен ачы
Образ гына түгел, әлбәттә!
Сөйлә, болыт, сөйлә туган якка!
Бушлатымда номер калтырый.
Планетаның иң түрендә бүген
Туфан дигән йолдыз ялтырый!
Әлфирә Галиева
«КУ» 12, 2025
Фото: Шедеврум ии, архивтан, фотода автор үзе.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев