Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сәлам бирәдер...

Иртә. Метро. Таныш түгел берәү Карап бара миңа нигәдер.

Иртә. Метро. Таныш түгел берәү

Карап бара миңа нигәдер.

Бәлки берәр кайда күргәне бар?

Бәлки танышасы киләдер?!

Шулай була: бер үк кеше белән

Һәр көн саен юлың кисешә.
Гадәтләнгән вакыт, күнегелгән сукмак...

Меңнәр шулай юллар бүлешә.

Яңа йөзләр (җанга якын йөзләр!)

Җыеп кайтам һәрбер сәфәрдән.

Бер карасаң, күпме таныш хәзер,

Төрле авыл, төрле шәһәрдә.

Иртә. Метро. Таныш түгел берәү

Карап бара миңа нигәдер.

Бәлки берәр кайда күргәне бар:

Эчтән генә сәлам бирәдер?!

 

"КУ" 03, 2023

Фото: архив.

Фотода автор үзе.

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев