Шигърият
Сихерләде
Килешә алмыйм, зинһар, кичерә күр, Ачылган гөлләрең биһисап!
Сагынып искә алыр кемнәрегез,
Хуш исе юк йомык гөлләрнең.
С.Сөләйманова
Килешә алмыйм, зинһар, кичерә күр,
Ачылган гөлләрең биһисап!
Сихерләде алар, сихерләде,
Төннәрдә тик бер уй, бер исәп.
Көннәр дә сөйлиләр, сагыналар,
Хуш исе исертә гөлләрнең.
Тылсымлы, сер тулы шигырьләр
Бәясен беләдер төннәрнең.
Шигырьләр сер тулы, тылсымлы –
Таңнарда бар сайрар сандугач.
«Гөлләргә тиңлиләр түгелме?»
Нишлик соң, сине бик сагынгач?
Күпләргә ачылыр гөлләрең,
Бозларны эретер, сихерләр.
Ут-ялкын дөрләтер күңелдә,
Күз нурың түгелгән шигырьләр.
"КУ" 7, 2025
Фото: freepik.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев