Логотип Казан Утлары
Шигърият

Синсез калгач

Синең иңнәр миңа терәк түгел, Син еракта, миннән читләштең.

Мин кыяда басып торам,

Аска баксам, башым әйләнә.

Егылмаска теләп, ташка түгел,

Тотынып торам хыял-хәйләгә.

Синең иңнәр миңа терәк түгел,

Син еракта, миннән читләштең.

Башым каурый болыт итәгендә,

Тәмен тоям әче миләшнең.

Йөрәгемне яшен телмәде лә,

Китүеңнән җаным канады.

Язмыш күктән җиргә аткан чакта

Онытадыр, ахры, чаманы.

Дөньям синсез калгач, сыным катты,

Аңым кабул итми бу хәлне.

Болыт итәгенә башны салып,

Кыя тауның иң очына басып

Күзлим җанны яшен телгәнне.

 

"КУ" 08, 2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев