Синең исмең...
Саумы, Казан! Кан тамырың буйлап, Юллар килә сиңа, уйлар килә. Мең тармаклы алар, меңәр җәпле – Синдә Бербөтенгә әверелә.
Саумы, Казан! Кан тамырың буйлап,
Юллар килә сиңа, уйлар килә.
Мең тармаклы алар, меңәр җәпле –
Синдә Бербөтенгә әверелә.
...Елантауның камы имләдеме,
Казансуда йөзең юдыңмы –
Ага кала атын аласыңны
Туганда ук белеп тудыңмы?..
Синең исмең – сугыш исеме түгел,
Синең исмең – муллык, бәрәкәт.
Ашлы юлдан – көмеш тәңкә килә,
Ашлы юлда – ишле хәрәкәт.
Вакыт синең төрле чагың белә –
Сәүдә гөрли – румнар, хәзәр килә...
Бөек Богемия денарие
Ничек эләккәнен, әйдә, сөйлә.
Сөйлә, Казан! Яшең яшәрткәнне,
Риваятьләр белән яшәткәнне –
Барын сөйлә. Син – тере ич, беләм.
Син сулыйсың чорның үзе белән.
Лилия ФӘТТАХОВА (1972) – шагыйрә, прозаик; С.Сөләйманова, Ш.Галиев исемендәге
әдәби премияләр лауреаты. «Танырсыңмы?..», «Карурман миләүшәсе», «Ишет мине!» исемле
китаплар авторы. Яңа Чишмәдә яши.
«КУ» 07, 2026
Фото: Алинә Хәбибуллина
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев