Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сине уйлаганда

Сине уйлаганда гүзәл гамьнәр Үзләренә тора гел дәшеп...

Җаным тыныч. Белмим, ни өчендер

Кич булса ни миңа, иртә ни –
Сине уйлаганда якты гамьнәр,

Күңел гөлләремне иркәли.
Урамда төн. Күктә ай елмая.

Ак нурлары җиргә түгелә.

Минем халәт, минем күңелемне,

Аңлый кебек бары төн генә.

Көз уртасы. Бар табигать тоташ

Сары төскә чумган шул чорда
Башка килгән якты хыялларым,

Күңелемне күккә очыра!..

Җанга рәхәт. Чөнки көзге төн дә,

Тулган ай да – якын сердәшем.

Сине уйлаганда гүзәл гамьнәр

Үзләренә тора гел дәшеп...
 

"КУ" 03,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев