Логотип Казан Утлары
Шигърият

...Сине, диңгез, мин бер аңлармынмы...

...Сине, диңгез, мин бер аңлармынмы, җан иясе кебек син миңа, дулкын яллы атлар табуныдай, бер ыргыла диңгез, бер тына...

...Сине, диңгез, мин бер аңлармынмы,

җан иясе кебек син миңа,

дулкын яллы атлар табуныдай,

бер ыргыла диңгез, бер тына...

Күңел-байтал сиңа тартыла...

Кыя-ташка бәрелеп чәчрисең дә

комлы ярга килеп ятасың,

серле дөнья, серле дәрья – диңгез,

сер сандыгың кемгә ачарсың?

Комлы ярда ниләр сызасың?

Синең тиңең, диңгез – текә таулар,

ә мин сиңа сәер бер балык,

яр буенда каләм тибрәтүче,

аңлап түгел, тоеп, сокланып...

Төпсез төпкелләрдә югалып...

Сине, диңгез, мин бер аңлармын да,

җан җиһанда тамчы булганда,

Син һәм Җиһан – Мин һәм Синең кебек,

мин аңлармын ...күктә туганда...

...Бер тамчыдан хасил туганнар...

 

"КУ" 11, 2016

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев