Логотип Казан Утлары
Шигърият

Син сорама, ә мин әйтмим сиңа

Син сорама, ә мин әйтмим сиңа күңелемнән ниләр кичергәнем. Тыным кысылганда, дөньясының йөрәгемне ур(ы)ныннан күчергәнен.

***
Син сорама, ә мин әйтмим сиңа
күңелемнән ниләр кичергәнем.
Тыным кысылганда, дөньясының
йөрәгемне
ур(ы)ныннан күчергәнен.
Син сорама, ә мин әйтмим сиңа
көнем белән төнем буталганын.
Тыныч яшәп яткан мизгелемдә
җанкаемны ялкын-ут алганын.
Син сорама, ә мин әйтмим сиңа
күзләремнең нигә яшьләнгәнен.
Таудан сикерепләр төшкәнемне,
югалтканым хәтта яшәү ямен...
Син сорама, ә мин әйтмим сиңа
тирән яраларым тырналуын.
...Бүген – минем япа-ялгыз калып,
үзләреннән, үзәгемнән качып,
яшем эчкә йотып тын алуым.

"КУ" 07, 2024

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев