Логотип Казан Утлары
Шигърият

Син – кояшым

Син – кояшым минем, кояшым, Җылы, сихри нурың коясың. «Башка ярлар кирәк түгел», – дисең, Синең җылың килә тоясым.

Син – кояшым минем, кояшым,
Җылы, сихри нурың коясың.
«Башка ярлар кирәк түгел», – дисең,
Синең җылың килә тоясым.
Син – кояшым минем, кояшым,
Кайнар кочагыңда эримен.
Тәннәремдә җаным барында
Беркемгә дә сине бирмимен.
Син – кояшым минем, кояшым,
Сине сөеп юктыр туясым.
«Мәңге бергә булыйк», – дип, иңемә
Йомшак кулларыңны куясың.


Гөлнар ӘХМӘТШИНА

"КУ" 06, 2024

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев