Логотип Казан Утлары
Шигърият

Син киткәндә шундый горур идең...

Сагынырсың, җаным. Мин булмам! 

Син киткәндә шундый горур идең,

Әйтерсең лә сиңа мин тездән.

Шуңадырмы, җаның тоймады күк

Сагынасыңны мине бик тиздән.

Сагынырсың әле якты көндә

Минем чәчәкләрнең исләрен.

Кара төндә сине җылытырлар

Сиңа булган кайнар хисләрем.
Сагынырсың минем кочагымны,

Җаның эреткән татлы назымны.

Сагынырсың минем белән булган

Һәр көнеңне, көзең, языңны.

Сагынырсың. Мин беләмен синең

Кайтасыңны киткән юлыңнан.

Кире кайтып, мине эзләрсең дә

Сагынырсың, җаным.

Мин булмам! 

 

"КУ" 10, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев