Шигърият
Син кайда?
Тар бүлмәле, киң күңелле Яшьлек дустым, син кайда?!
Кайчандыр бүлмәң бик тә тар,
Күңелең, һай, киң иде.
Эзләмәдең баерак пар,
Дусларыңа тиң идең.
Хәзер менә болын кебек,
Катлы-катлы киң бүлмә.
Ләкин синең күңелкәең
Тарайгандай күренә.
Ясалма елмаю белән
Эзлисең дустан файда.
Тар бүлмәле, киң күңелле
Яшьлек дустым, син кайда?!
"КУ" 6 (июнь), 2019
Фото: pixabay
Теги: шигырь
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев