Логотип Казан Утлары
Шигърият

Син искә төшәсең

Яраткан кадерле исемең Хәтердән җуела алмасын.

Син искә төшәсең моң булып,
Үзәгем өзелгән көннәрне.
Язлар да, җәйләр дә сөенеп,
Назлаган чагында гөлләрне.
Син искә төшәсең уйланып,
Кошларны күзәтеп торганда.
Яз килде дип, кошлар дәртләнеп,
Парлашып оялар корганда.
Син искә төшәсең, дөньядан
Киттең шул кайтмаслык төшләргә.
Табалмыйм юаныч күңелгә,
Елмаеп керсәң дә төшләргә.
Син искә төшәсең, сагынам.
Беләм һич онытып булмасын,
Яраткан кадерле исемең
Хәтердән җуела алмасын.

 

«КУ» 11, 2026

Фото: magnific ai

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев