Шигърият
Син ир бала
Син – ир бала! Шуңа сиңа вакытында акыл, Вакытында камчы килешә!
Улым Инсафка
Син – ир бала!
Шуңа сиңа вакытында акыл,
Вакытында камчы килешә!
Син – ир бала!
Шуңа синдәй зирәк фикерлеләр
Морадына һәрчак ирешә!
Син – ир бала!
Шуңа сиңа – атланырлык атың,
Учак саклар хатын тиешле!
Син – ир бала!
Шуңа синең барыр юлың иркен,
Кыяфәтең горур, килешле!
Син – ир бала!
Шуңа күрә егетләрчә итеп
Язылалар бүген юлларым.
Син – ир бала!
Ир балалы миллионлаган ана –
Сиздермәскә тырышадыр гына –
Сагыналар алар улларын…
«КУ» 11, 2024
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев