Шигърият
Син – бар!
Дөньяга чыгарлык йөзең бар. Кешеләр тыңларлык сүзең бар.
Дөньяга чыгарлык
йөзең бар.
Кешеләр тыңларлык
сүзең бар.
Яхшыны күрә алыр
күзең бар.
Көрәштә җиңәрлек
түзем бар...
Димәк,
син
Үзең бар!
«КУ» 01, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Димәк син юк! (Равил Фәйзуллин шигыренә шаяту) ............ ...Димәк,син ..................Үзең бар! (“Син- бар” Равил Фәйзуллин) ................ ...Дөньяга чыгарлык ...............йөзең булмасын, .................Халыкка сөйләрлек .............. сүзең булмасын, ..................Яманны аерыр ................ күзең булмасын, ....................Кешене тыңларлык ............. түзем булмасын, ................Син, хайван, барыбер, ................... кеше булмассың... ....................Шуңа бу тирәдә ................... эзең булмасын! ............... ... Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)
0
0