Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шигырьләрдән кеше үзен таный

Шигырьләрдән кеше үзен таный: күрә кайчак йөзен, язмышын. Терсәк якын, әмма тешләп булмый, бик соң белә кылган ялгышын.

***
Шигырьләрдән кеше үзен таный:
күрә кайчак йөзен, язмышын.
Терсәк якын, әмма тешләп булмый,
бик соң белә кылган ялгышын.
Шигырьләрдән кеше үзен таный:
шик йөгерә кайчак күңелгә.
Эчтән бүре булып йөргәннәр дә
тыштан куян булып күренә.
Шигырьләрдән кеше үзен таный:
шул хисләрне үзе кичерә.
Киләчәккә әйди безне язмыш
йә бер адым артка күчерә.
Шигырьләрдән кеше үзен таный:
күп нәрсәгә шигырь сәләтле.
Бик хуп булыр иде, әгәр безгә
иман иңсә шигырь сәбәпле!

"КУ" 07, 2024

Фото: Шедеврум ии

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Күп шигырьнең эчтәлеге хакыйкатьтән ерак бүген,Алардагы язылган йөз, кешенең чын йөзе түгел...Ис китәрлек, йөрисе юк, моны кеше итәм, дип!Ничек белми дә йөргәнбез, ул- әүлия икән лә бит!Мактау китте, күктән алып, гүя ике күзе дә юк...Бүген безнең шигърияттә чын тәнкыйтьнең эзе дә юк.Хәзер купшы мадригаллар язу мода булып бара,Әверелеп мәдхиягә, шигырь ода булып бара...Шигырь булмый язылганнар, кемнәргәдер ярар өчен.Чын шигырьләр язылалар, тәнкыйть аша карар өчен... ... Сәйлән