Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шигырь яктысы

Кешелеккә аваз сала шагыйрь. Кыйтгаларга шигъри сүз оча. Аһәңеннән мең хис кайный җанда, Йә яктылык иңә мең кочак.

Кешелеккә аваз сала шагыйрь.
Кыйтгаларга шигъри сүз оча.
Аһәңеннән мең хис кайный җанда,
Йә яктылык иңә мең кочак.
Кочак-кочак җылы өләшә ул,
Эремәсме диеп күңелләр.
Кальбе тулы бәйләм-бәйләм гөлләр,
Кальбе тулы утлы күмерләр...
Вулкан да ул, шаулы гөлбакча да,
Ургып, кайнап чыга хисләре.
Җан кыллары белән тоеп яши
Кай тарафтан җилләр искәнне.
Тоеп яши җиһан гамен, зарын,
Хәятнең мең кылын сиземләп.
Һәр җөмләсе – хисси чәчкә таҗы,
Һәр шигыре – милли бер гөләп.
Китаплары – күңел гөлбакчасы,
Уй-хисләре – шытар бөреләр.
Җир йөзендә үз дөньясын төзеп,
Ул – хыялда йөзгән бер юләр...
Җандашларын барлап исәрләнә,
Шигъри утта янып, мең шаша.
Һәм өр-яңа ысул, алым эзләп,
Үз урынын даулый, фал ача!

"КУ" 06, 2024

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев