Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шигърият! Синең күгең биек

Мин дә юлда инде күптәннән, Аллам, бир көч һәм дә сабырлык!

***
Шигърият! Синең күгең биек,
Хыял гына менә алырлык.
Мин дә юлда инде күптәннән,
Аллам, бир көч һәм дә сабырлык!
***
Утым сүнгән чаклар еш була,
Килгән чакта инде таң атып.
Сезне – кешеләрне яратып,
Шигырь язам йөрәк канатып!
***
Кем булса да, нәрсә кылса да
Сүндерә алмас иҗат дәртемне.
Уй кырымнан шигырь җыямын –
Урак өсте миндә һәр көнне!
***
Минем гомер күксел томанлы
Аязучан көнгә охшаган.
Могҗизалар көтмим язмыштан,
Үз көчемә генә ышанам!

***
Сәгать түгел, үзең теләгәнчә,
Борып кына булмый туктатып.
Мәңгелекнең чиксез дәрьясына
Безнең аша ага ул вакыт.
***
Телем минем – җан-ахирәт дустым,
Тик сөйләсә күңел кушканын.
Гайбәт сатып, зәһәр ысылдаса,
Телем минем – явыз дошманым.
***
Әллә нинди сәер минем күңел –
Хафаланам никтер юкка да.
Төшеп барам гомер үреннән –
Мин соң икән кайсы ноктада?
***
Булмый яшереп моңсу хисләрне,
Ялгыз йөрәк һәрчак сагышлы.
Авырсынма, кабул ит, күңел,
Өлешеңә тигән язмышны!
***
Тыныч кына, һич тә көтмәгәндә,
Ат юыртып үтте янымнан.
Маңгаеннан сөеп шул атның,
Их, сыйпыйсы иде ялыннан!
***
Бәхет бит ул – күзгә күренмәс кош,
Иңгә куна – тота алмыйсың.
Ни халәттә, ничек яшәвеңне
Гомер үткәч кенә аңлыйсың.
***
Һәр нәрсәдән мәгънә эзли акыл –
Тормыш инде башка бер ямьдә.
Көтмәгәндә нидер югалткандай
Моңсуланып керәм көзләргә.
***
Урам эте булып тумаганмын,
Явызларга өреп китәргә.
Мин туганмын якты бу җиһанда
Кеше булып гомер итәргә.

Фәнәвис ДӘҮЛӘТБАЕВ (1951) – шагыйрь; С.Сөләйманова, Г.Афзал исемендәге әдәби
премияләр лауреаты. «Суз җырыңны, былбылым!», «Карурман чишмәсе», «Таныш халәт» һ.б.
китаплар авторы. Актанышта яши.

 

«КУ» 10, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев