Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шигъри генетика

...Каләмем – минеке. Уртак тик карасы – күңелләр ярасы. Һәм шигырь – бердәнбер дәвалау чарасы.

Кол Гали һәм Гомер, Әнгам һәм Туфан бар... –
Буынны буынга беркеткән темалар.
Марина һәм Мориц, Анна һәм «Гарик»лар –
Үткәнне бүгендә яктырткан табышлар.
Хәйәм дә, Тукай да, Овидий һәм Басё
Сәламли кайвакыт язылган юл аша...
Чиксез төс һәм хисләр бу шигъри галәмдә!
Илаһи ДНК хас барча каләмгә.
..................................
...Каләмем – минеке.
Уртак тик карасы – күңелләр ярасы.
Һәм шигырь – бердәнбер дәвалау чарасы.

 

«КУ» 06, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев