...Шундый авыр булып калды сине күрү
Шундый авыр булып калды сине күрү: әллә үле инде, әллә тере.
Шундый авыр булып калды сине күрү:
әллә үле инде, әллә тере.
Бүген апрель ноябрьгә охшагандай –
син бөтенләй башка. Үзең түгел.
Сүзем. Сиңа гына дигән мең-мең сүзем
дәшәлмәүдән буа бугазымны.
Беләм:
минем язгы боздай чатнап
яргалану сиңа берни түгел, буп-буш ыгы-зыгы.
Битлегеңне ватамын да, мин арчалап,
әрчим, әрчим җан кабыгың.
Кубаруга яңа битлек калкып чыга –
юк, танымыйм.
Табылмыйсың... Инде сиңа ят шәүләләр,
ят мәгънәләр йога.
(Һәм коточкыч!) сине күргән саен
ышанычым җуям. Яратуга.
Тик алай да тыңла, ишет, яме,
белеп булмый алдан дөнья хәлен:
бер көн дертләп уянуга уеныңнан
һәм болытлар куерудан ят офыкта,
йөз чөерсә әгәр бөтен Галәм.
(Сине беркем үз итмәсә. Минем кадәр!)
үз җанымнан чыра телеп,
сине тергезерлек мин бар!
(Мин каядыр бар)
Син онытма...
"КУ" 11, 2021
Фото: Шедеврум ии
Теги: шигырь поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Мәхәббәтем таптым, диеп кемнәр генә ялгышмый. ..........“Бер киселгән икмәк инде, әмма, бүтән ябышмый. ........... ...Әгәр сиңа шулай авыр икән күрү кемнедер, .............Очраса да, күзне йомып узу аны мөмкиндер? ......... ...Ә ул- кемдер сиңа якын кеше булган кайчандыр, ...........Ә шигырең, аны югалтудан туган парчаңдыр? ............... ...Үкенәсең, аңа әйттер мең сүзләрең калганга, .............Синчә түгел, ул үзечә булып ала алганга... .......... ...Әйтмәдем дип, үкенмә, син, аңа әйтер сүзеңне... ..........Үзгәрткәнче аны, бәлки үзгәртерсең үзеңне? .............. .. . Сәйлән
0
0