Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шишаралар эзлим

Әллә кайнар «кибән башы» ашап, Авыз суым кибеп беткәндерме...

Клиндерләр эзлим, клиндерләр.

С.Хәким

Калды микән әле авылларда

Бәрәкәтле бәйрәм ясаучылар:

Утын ягып, мич төбенә салып,

Өйдә пешкән ипи ашаучылар?

Сагындыра бик еш әле генә

Мичтән алган күмәч-шишараның

Пешә-пешә әни өзеп биргән

Кыерчыгын тәмләп ашаганым.

Кибет ипиенең тәме башка,

Колмак исе ташлап киткәндерме?!

Әллә кайнар «кибән башы» ашап,

Авыз суым кибеп беткәндерме...

 

"КУ" 10, 2017

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев