Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шигырьләрем

Кайсы шигырь – җан мичендә пешкән бәлеш.

Кайсы шигырь –

җан мичендә пешкән бәлеш.

Кайсылары –

бәгырь төпкеленнән бер тибрәнеш.

Кайсы шигырь –

күңел йозагына ачкыч,

Кемнәргәдер – очар канат,

кемнәргәдер – баскыч...

...бәлки.

 

 

"КУ" 3, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шигырь язу рецепты (Сөләйманга шарж)Кайсы шигырь –җан мичендә пешкән бәлеш....бәлки.(“Шигырьләрем” Сөләйман)Кай шигырем- мичтә пешкән бәлеш, тора, кайнар пары чыккан килеш.Кайсылары- манты, пәрәмәчләр-телне йота торган тәгәрмәчләр.Кайсылары -бөккән, өчпочмаклар,Кайсылары- дучмак, бишбармаклар...Күпләр сорый: “Ничек пешерәсең?”Барсын ничек искә төшерәсең?!Рецептлары килә борынгыдан:Тора камыр, ит һәм бәрәңгедән.Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)