Шигърият
Шигырь ташый миннән...
Бер сәерлек чәчәк ата миндә – мин яратам бугай... аз гына.
Шигырь ташый миннән...
Күзләремдә очкын кабына!
Уем белән синең кочагыңда –
хыял юрганымны ябынам!
Бер көй ташый миннән...
Елмаюдан балкыйм тагын да!
Кояш миндә, бары кояш кына
яңгыр ишеп яуган чагында!
Бәхет ташый миннән...
Йөрәк тулы иркә-наз гына!
Бер сәерлек чәчәк ата миндә –
мин яратам бугай... аз гына.
"КУ" 03, 2022
Фото: Raphael ai
Теги: поэзия татарча шигырь
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Ә ул ташый һаман. (Энҗе Хөсәеновага шаярту) ...........Шигырь ташый миннән...(“Шигырь ташый миннән...”Энҗе Хөсәенова) ........... ...Шигырь ташый миннән... .............Күперепме күперә... .............Ахры, синдер миңа йоклаганда ..........Салып киттең чүпрә?! ............... ....Көйләп ташый миннән, .............чыжлап ташый, акыра. .............Тышта яңгыр ишеп яуган чакта, .......... миннән ташый апыра... ............ ....Ә ул ташый һаман, ................Азыныпмы азына... ..............Хәтта чәчәк атып маташа бит, ..........Ахры, гашыйк сиңа, .............. аз гына... ........... ... Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)
0
0