Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шигъри мәкалә

Җанны талкый хистән өстен уйлар, Йөрәк – тоткын, уйлы ятьмәдә.

Җанны талкый уйлар өермәсе.

Ничәнче кат, ничә мәртәбә

Шигырь язмак булып утырам да

Язып куям шигъри мәкалә.

Шигырем шул диеп кабул итәм.

Ургып чыга борчу, уйларым.

Менә кабат шигырь язмак булып,

Публицистик нотык сырладым.

Укыганда булгалады шулай,

Бирем, күнекмәләр үтәгән,

Имтиханны шигырьләтә язып,

Билгем «отлично»га күтәргән.

Рифмаларга салып сүзләремне,

Хатлар язган булды кызларга.

Ул чакларны искә алган чакта

Күңел скрипкасы сызлана,

Күзләрдә ут уйный, җанда курай...

Үсмерлекнең садә чакларын

Яңабаштан кичергәндәй булам –

Иярлим дә хыял чаптарым.

Шигыремдә янар, көяр идем,

Сөйләр идем сөю хисемне.

Ничә кабат утта төтәдем һәм

Өметләрем күпме киселде.

Ә бүген бар язганнарым юмор,

Көнкүрешем, тормыш хакында.

Бер чибәргә шигырь багышланса,

Ул – хыянәт төсле хатынга.

Җанны талкый хистән өстен уйлар,

Йөрәк – тоткын, уйлы ятьмәдә.

Әллә шуңа микән язганнарым

Шигырь түгел, шигъри мәкалә.

 

"КУ" 06,2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев