Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шигъри фикерләр

Барлык күзләр арасыннан җиңел табар идем күзләреңне – алар миңа гына карый...

Уйласаң...

Без башка очрашмабыз, дисең.

Ашыкма син,

алда – мәңгелек...

 

Кайчакта...

«Ромашкалар җыям», дип кыз офыкларга чапты;

...ә ул бары реклама тактасы гына булып чыкты...

 

Иске йортлар

Өй сүтүчеләр әкрен генә йортлар сүтәләр.

Йортларны соңгы юлга озатып калмыйлар шул,

алар тып-тын гына безнең хәтергә күчәләр...

 

Чабата

Күченгән вакытта бабайның чабатасы югалган.

Әйтерсең лә, үткәннәрдән бер васыять

ишетелми калган…

 

Сүз

Әйткән сүзләр кире кайта, диләр.

Карап торам йолдызларга –

алар дәшми...

 

***

«Эше барның – ашы бар».

Нәни өйләрдән зур кафеларга күчә

өстәлләр, туган көннәр, туйлар...

 

Синең күзләр

Барлык күзләр арасыннан

җиңел табар идем күзләреңне –

Алар миңа гына карый...

 

***

Кояш –

Кешеләрне гел тигез күрергә теләгәнгә,

аларның барысына да яхшылык теләгәнгә,

күккә күтәрелгән кеше күңеле кебек...

 

***

Һәр хәреф кадерле:

«Саз» сүзендә «с» төшеп калгач

«аз»га әверелде...

 

***

Яңгыр тәрәзгә шакый,

әллә керергә тели инде?!.

 

"КУ" 9, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев