Шигърият
«Шагыйрьләр бит төнлә йокламыйлар...»
Корал белән түгел, каләм белән Хәл итәләр җиһан язмышын.
Шагыйрьләр бит төнлә йокламыйлар,
Йокламыйлар алар көнен дә... –
Меңәрләгән кеше җавап табар:
Илаһи гамь алар күңелендә.
Шагыйрьләр бит төнлә йокламыйлар. –
Юкса шигырь кайчан язылсын?!
Корал белән түгел, каләм белән
Хәл итәләр җиһан язмышын.
Ялгышмагыз, шигырь генә, диеп,
Һәр иҗеге саен – могҗиза!
Шагыйрьләр бит төнлә йокламыйлар –
Алар җаны аша төн уза...
"КУ" 3, 2020
Фото: Шедеврум ии
Теги: шигърият поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Көлдермәсен иде инде, сөйләп юкны! ..........Шагыйрьләр дә, башкалар күк, төнлә йоклый... ........... ...Йоклый алар көндезен дә, җае булса, ...........Айнымыйча йоклый, әгәр мәе булса... ........... ...Кая җиһан язмышын хәл итү инде, .............Андый чаклар шагыйрьләргә «тү- тү» инде! ............. ...Корал булган каләмнәрнең көче бетте, ...........Иҗатлары гел гыйшыкка күчеп бетте. ............. ... Дөрес, алар йокламыйлар, кайбер төндә... .............Тик аңламас, шагыйрь җанын, һай,беркем дә... .......... ... Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)
0
0