Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шагыйрь

Күкрәгемдә минем шигырь утым саумы?! Күтәрәм мин, карт булсам да, авыр тауны; Күңлемдә көн һаман аяз — һаман да яз, Шагыйрь күңлендә кыш булмый да кар яумый.

Еллар үтеп, бара торгач картайсам да,

Бөкрем чыгып бетсә дә, хәлдән тайсам да, —

Күңлем минем япь-яшь калыр, һич картаймас;

Җаным көчле булып калыр, хәлдән таймас.

Күкрәгемдә минем шигырь утым саумы?!

Күтәрәм мин, карт булсам да, авыр тауны;

Күңлемдә көн һаман аяз — һаман да яз,

Шагыйрь күңлендә кыш булмый да кар яумый.

Булмамын, юк, картайсам да, чын карт кеби,

Утырмам тик, юк-бар теләк тели-тели;

Менмәмен мин, Ходай кушса, мич башына,

Шигырьләрдән килер миңа кирәк җылы.

Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә,

Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә:

«Без китәрбез, сез каласыз!» — дип җырлармын,

Җәсәдемне туфрак берлә күмгәндә дә.

 

"КУ" 04, 2016

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев