Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сезнең сурәт

Сезнең сурәт пәке белән уйган, Җуелмый ул канлы йөрәктән. Сагынулар ак каеннар белән Шигырьләрдә калды беррәттән!

Сезнең сурәт мине эзәрлекли,
Кая бакма – каен шәүләсе.
Язмышыма, сездән аерганга
Каты итеп килә әйтәсе!
Шул каеннар мине озаттылар,
Шул каеннар каршы алдылар.
Бер кат ыштан белән тайгаларга
Озатканнар көлеп калдылар.
Ул сурәттә бар бер илаһи хис –
Хизбулланы ярату хисе.
Тайгаларда яккан учаклардан
Килмәс инде Кармәтем исе!
Сезнең сурәт пәке белән уйган,
Җуелмый ул канлы йөрәктән.
Сагынулар ак каеннар белән
Шигырьләрдә калды беррәттән!

 

«КУ» 12, 2025

Фото: Шедеврум ии

 

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев