Логотип Казан Утлары
Шигърият

Серле төндә

Уйлар, сүзләр уртак. Җитәкләшеп Атлый икәү, сизми салкынны.

Уйлар, сүзләр уртак. Җитәкләшеп
Атлый икәү, сизми салкынны.
Юк атламый, биеп килә алар,
Йөрәкләрдә сөю ялкыны.
Бәхетләре уртак, юллары да
Бердәй типкән ике йөрәкнең.
«Сөям!» – диеп күзләр әйтеп тора,
Аңлашырга сүзләр кирәкми.
Сизмиләрдер вакыт агышын да,
Алар өчен вакыт туктаган.
Серле төндә бары икәү генә,
Алар өчен дөнья йоклаган.
Әкияттәй шушы карлы төннең
Бергә кочалардыр бар ямен.
Күрче, җаным, бу бит безнең яшьлек:
Берсе аның синдер, берсе – мин.

 

"КУ" 01, 2021

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев