Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сер вә кер

Әүвәлгеләр серен суга салган. Иман торган сабыр сагында. Капка эчләрендә сыгылса да, Балкып чыккан урам ягына!

Әүвәлгеләр серен суга салган,
Агымсуда керен чайкаган.
Сер сакланган, кер агарган, ләкин
Су төбендә юшкын-ком калган.
Әүвәлгеләр серен суга салган.
Су җил түгел, илгә сипмәгән.
Кеше күзләреннән тирәнгәрәк
Сабыр сандыгына бикләгән.
Әүвәлгеләр серен суга салган.
Иман торган сабыр сагында.
Капка эчләрендә сыгылса да,
Балкып чыккан урам ягына!
Әүвәлгеләр серен суга салган.
Су үз хәлен үзе белгәндер.
Бәлки, кайчагында үзенең дә
Ташып түгеләсе килгәндер.
Әүвәлгеләр серен суга салган.
Ә ул – салмак кына юлын алган
(Сандыкларның санын санамый).
Хәзергеләр суга карамый
Димәс идем...
Бүген башка заман!
Тик һаман да
Ышанам мин суның көченә!
Серләр генә суга сыймас кебек...
Керләр генә кайнатырлык сыман
Заман машинасы эчендә.

Ризәлә ИСМӘГЫЙЛЕВА

 

«КУ» 11, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    ...Элек тә ул, сыйган суга сереләре дә, керләре дә...Нигә әле, хәзер сыймас дип әйтергә ашыгасы?һич шигем юк, заманына күрә аның, булмый калмас,икесен дә дөбер- шатыр кайнатырлык машинасы.Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)