Саташкан скальпель
Иманыңа кайтчы, инсаният, алдын-артын ныклап уйла да; олпатлыкка җитми олыгайдың – оят нәмәң белән уйнама.
Дәһри бәндә, тфү-тфү, хәттин ашып,
башкаргалый кайчак җен эшен.
Узынмыйча ничек үзгәртәсең
адәм баласының җенесен?!
Җирдә сынау үтәр фани гавам
әллә деннән язып барамы?
Яралтучы Аллаһ рәхмәтеннән
иңә терек затның бар яме.
Саекмастай сабыр савытыннан
гарьлек катыш нәфрәт аркыла.
Ахмакларча җенес алмашудан
туучылар саны артмый ла.
Хактан курка белмәс горур мәнгә
шундый вәкаләтне кем бирә?..
Үземчеләр кылган үзешчәнлек
асыл кыйммәтләрне кимерә.
Саташтымы ап-пакь сөннәтченең
кулындагы хәләл скальпель?
Агулаучы иблис әгъвасыннан
айны инде, кешем, искә кил!
Иманыңа кайтчы, инсаният,
алдын-артын ныклап уйла да;
олпатлыкка җитми олыгайдың –
оят нәмәң белән уйнама.
«КУ» 07, 2025
Фото: Raphael Ai
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев