Сары халык
Үз бәхетен мәңге таба алмас Саргаюдан тәм табучы татар!
Ахыр заман якынайгач, имеш,
Дөнья йөзен сары халык басар.
Ахыр заман килеп җитте, ахры,
Сарыдан да сары хәзер татар...
Сары сагышлардан саргаябыз,
Сарылыктан кан вә сару кайный.
Күпләребез заман сөременнән
Агуланган, һаман айный алмый.
Төтәләбез һаман, ысланабыз,
Җанга сеңә төтен булып ялган.
Саргаябыз шулай, сары халык
Ул үзебез бугай – шунысы яман.
Сары сагыш алган якабыздан –
Ахыр заман шушы түгелме соң?
Җанда әле һаман хөр вә садә,
Керләнмәгән ихлас күңелме соң?
Сур быргысын өрер чагы әле
Әюп пәйгамбәрнең җитмәгәнме?
Биш йөз елдан артык саргаюдан
Дөнья безне сары итмәгәнме?
«Кыямәт көн җиткәч, Дәҗҗал туар,
Җирне Яэҗүҗ-Мәэҗүҗ басар», диләр...
Сары сагыш Адәм балаларын
Яэҗүҗ-Мәэҗүҗ итә, аһ, белмиләр!
Лампа-шешәләрдән чыгасы җен
Иректә ич бүген – шешә ачык.
«Нәрсә булыр бу дөньясы белән?» –
Дип торабыз тешсез авыз ачып.
Башны кашып, нидер уйланабыз,
Акыл җитми ләкин уй очына.
Күңел бәргәләнә, ярсый, даулый,
Сүрелә һәм кабат бер очына.
Күңел ярашалмый мантыйк белән,
Бәхәсләшә һаман, эзли хаклык.
Биш йөз елда ниләр җуйдык – мәгълүм,
Ни сакладык – мөһим! Ниләр таптык?!
Яэҗүҗ-Мәэҗүҗ ул – үзебез, ахры,
Дәҗҗалы да – без сайлаган язмыш.
Үз Мәһдиен көтә милләтебез,
Заман азагына кереп барыш!
Аһ, бер үлеп, туа алсак иде,
Җитсә иде хөрлек тулы заман,
Төзәтелеп, ата хаталары!*
Мәгърифәтле, яңа аналардан
Тумый торып яңа саф гакыллы,
Коллык йөгәненнән азат затлар –
Үз бәхетен мәңге таба алмас
Саргаюдан тәм табучы татар!
"КУ" 06,2022
Фото: unsplash
Теги: поэзия татарча шигырь
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев