Логотип Казан Утлары
Шигърият

Санаучылар аклануы

Милли зурлык санга гына бәйле булмый, ачыкланыр барсы Хисап көнендә.

Чуалыша терек зиһен чаткылары,
нидер чикли бездәй затның ис-аңын.
Акъәбиләр кайчак төгәл күзалламый
сөеп туймас туруннары исәбен.
Бәни адәм инде ерак чордан бирле
уяу тора чын-хак хәтер сагында.
Әмма гавам анык итеп әйтә алмый
яшәп киткән пәйгамбәрләр санын да.
Чиксез галәм киңлегендә ничә йолдыз –
моны белми хәтта гыйльме нөҗүм5 дә...
Татарларның җанисәбен тәгаенләү
мөмкин түгел ошбу дөнья йөзендә.
Терлек башын берәмтекләп терки дәүләт,
чыгартмыйча кирле-мырлы өнен дә.
Милли зурлык санга гына бәйле булмый,
ачыкланыр барсы Хисап көнендә.

5 Гыйльме нөҗүм – астрономия фәне.

 

«КУ» 07, 2024

Фото: Алинә Хәбибуллина

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    ...Беркем белми, Җир йөзенә .....күпме адәм килеп киткәнен... .....Әмма белә күпме милләт ......Инде юкка чыгып беткәнен. ...... ...Бүген татар Күккә карап ......“Ясин” чыкса милләт көлендә, .......нигә кирәк юкка чыккан .......милләт саны Хисап көнендә? ....... ...Сәйлән (Ләйсән Мөгътәсимова)