Логотип Казан Утлары
Шигърият

Салкындыр анда...

Әллә ни булды дөньякайларга: Суыклар төште әллә кайлардан... Суыклар төште дөньякайларга – Салкындыр инде... балакайларга...

Җиләк быел да уңасы иде,
Чия дә эре буласы иде,
Алмалар пешеп туласы...
Әллә ни булды дөньякайларга:
Күзләр тидеме алмакайларга...
Төренгән иде бар(ы)сы да акка –
Хараплар булды чәчәктә чакта...
Нәкъ җиләк кебек чаклары иде...
Нәкъ чия кебек чаклары иде,
Нәкъ алма кебек чаклары иде...
Әллә ни булды дөньякайларга:
Суыклар төште әллә кайлардан...
Суыклар төште дөньякайларга –
Салкындыр инде... балакайларга...
Салкындыр анда…

 

«КУ» 11, 2026

Фото: magnific ai

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев