Логотип Казан Утлары
Шигърият

Салкын, димә!

Салкын, димә! Салкын, димә әле!

Салкын, димә!

Яратусыз яшәп,

Ялгыз учак тергезәлми

Пыскып сүнгәннәр бар...

Олы мичкә сыңар чыра тапмый,

Поста йорты кебек үлгәннәр бар.

Салкын, димә!

Бозлы баскыч төбен

Яланаяк таптап

Үксез тәкъдир кичкәннәр бар...

Эчендәге утны басар өчен

Ачы әрем суы эчкәннәр бар.

Салкын, димә!

Чынлап туңганнарның

Кутырлаган җан ярасын

Кузгатырсың ялгыш...
Бүрәнәләр шартлап ярылырлык

Кышлар безгә, исеңдәме, таныш?

Салкын, димә!

Бүген кояш үзе

Йөрәкләрдә посып яткан

Җылыбызны көтә.

Онытылган сабыйлыкны уят –

Юешләнгән борын астың сөрт тә.

Салкын, димә!

Салкын, димә әле!

Исәрләник көртләр ерып,

Пар чыгарып «түбәләрдән».

Тәмен татыйк тел очында карның –

Без үзгәргән, ә ул үзгәрмәгән...

Үзгәрмәгән...
 

 

"КУ" 03,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев