Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шакымагыз

Ә калганнар – шакымагыз, Күңелемне ябып куйдым.

Еллар арты еллар килә,
Җилләр исә, ага сулар.
Йөрәгемдә кеше салган
Шатлыгы бар, ярасы бар.
Килүчеләр... китүчеләр...
Үтүчеләр мизгел булып...
Кемдер җанда – юан нокта,
Кайсы калган өтер булып.
Кемдер матур сурәт төсле,
Тормышымны ямьләп үткән.
Күпйөзлеләр һәм йөзсезләр,
Йөз төрләнгән инде күптән.
Чеметем генә борыч төсле
Тормыш тәме биргәне бар.
Хаталарга төреп сине
Гыйбрәт өчен килгәне бар.
Тугры карап, туры карап,
Күңелеңә төкергәне...
Дус дигәнең дошман күреп,
Исән килеш үтергәне.

Кайберләре төн йокламый
Газапланып сорап алган!
Орынган да язмышыңа...
Төтен калган, исем калган.
Кайсы күкләргә күтәреп,
Йолдыз чәчкән алларыма.
Көнләшүдән мәкер корып,
Булды аяк чалганы да.
Синең тормыш учагыңа,
Торганнар бар ялкын салып.
Бер шикләнми калганнары,
Җан түреңдә урын алып.
Сиңа күктән язганнары
Ташламыйлар ни кылсаң да.
Янәшәңдә алар һәрчак,
Ипсезрәк кагылсаң да.
Якыннарның исемнәрен
Асыл ташлар белән уйдым.
Ә калганнар – шакымагыз,
Күңелемне ябып куйдым.

Ф И Р Д Ә Ү С Ә   Б И К М Ә Т О В А

«КУ» 03, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев