Логотип Казан Утлары
Шигърият

Саклыймын йөрәктә

Хисләрнең олысын саклыймын йөрәктә, Рәнҗетмә тик саксыз кагылып.

Хисләрнең олысын саклыймын йөрәктә,

Рәнҗетмә тик саксыз кагылып.

Ялгышлар язмышка әйләнгән чагында

Булмый шул үткәнне сагынып.

Ялгызлык халәтен белә тик кичергән:

Көннәрең узса да, төн озын.

Чарасыз калганда өметләр ялгана,

Көтә ул бәхете йолдызын.

Тиңең дип йөргәнең – ятларны күзләгән,

Читтән ул җылылык эзләгән.

Үз насыйп ярына хыянәт иткәндә,

Вәгъдәсен бозуын сизмәгән.

Хисләрнең олысын саклыймын йөрәктә,

Бәхеткә һәркемнең хакы бар.

Бер гыйбрәт алганнар каңгырап йөридер,

Эзлидер гомерлек тугры яр.

 

"КУ" 12, 2021

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев