Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шәһәр агымы

Зур шәһәрнең гөрләп, кайнап торган Агымына ияреп, мин дә агам. Шул тынгысыз, гөжләп торган агым Бөтереп алган чоңгылларга табан…

Кайнап торган казан кебек шәһәр,
Тынмый торган гөрелтесе, шавы...
Бу хәрәкәт сине ашыктыра,
Шул ритмда яши кеше аңы.
Көнен-төнен тынгы белми урам,
Су аккандай агыла машиналар.
Карап торам, тыз-быз килә кеше –
Шул агымга кушылып ашыгалар.
Күпме өмет ашыга бу урамнан,
Хыял ага онытып шәһәр шавын.
Зарланалар, көлешәләр, кемдер
Сүгенеп тә ала әле тагын.
Тукталышта ыгы-зыгы килү,
Төртешүләр (өлгерергә кирәк),
Шәһәр кызган таш шикелле сыман –
Һәрберсенең эше барсын тизрәк.
Шәһәр яши шулай. Вакыт-вакыт
Югаласы килә шушы шаудан.
Бер узасы килә тар сукмаклы,
Тургай җырлы тыныч тугайлардан.
Зур шәһәрнең гөрләп, кайнап торган
Агымына ияреп, мин дә агам.
Шул тынгысыз, гөжләп торган агым
Бөтереп алган чоңгылларга табан…

 

«КУ» 07, 2025

Фото: Raphael Ai

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев